3 апрель 2015 яңалыклары
-
“Шөкер итү” мәҗлесе
Узган атнада шәһәребезнең 8 нче мәктәп бинасында Бөтендөнья Татар Конгрессының "Ак калфак" җирле оешмасы җитәкчесе Сөмбел Гәрәева "Шөкер итү" мәҗлесе үткәрде. Анда "Бәдр" мәчете имамы Рамил хәзрәт Хөснетдинов, газетабыз мөхәррире Руслан Җәләев, ветераннар советы рәисе Камил Солтанов, Бөек Ватан сугышы ветераннары Тукай Абдуллин, Хәмит Шафиков килгәннәр иде. Мөселман кешесенең теле...
-
Чисталык – сәламәтлек һәм яхшы кәеф өчен
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының агымдагы елның 18 мартында чыгарган 430 нчы номерлы күрсәтмәсе нигезендә һәм Бөгелмә муниципаль районы территориясен чистартуны тизләтү, санитар-эпидемиология һәм экология куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирерлек хәлгә китерү максатында, 2015 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр санитар чистарыну икеайлыгы игълан ителә. Чара су буйларында, тимер юл һәм автотрассалар...
-
Хезмәткә хөрмәт
Финанс-икътисади эшчәнлегендәге казанышлары һәм республиканың нефть сәнәгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен җаваплылыгы чикләнгән "Татнефтедор" җәмгыяте директорының икътисад буенча урынбасары-баш бухгалтеры Әлфия Абдулла кызы КӘРИМОВА "Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан" медале белән бүләкләнде.
-
ИНВЕСТОРЛАР ИЛ ТОРГЫЗА
Бүгенге көндә илдә тулаем вәзгыять шактый катлаулы булуга карамастан, икътисад бер урында тормый, үсүен дәвам итә. Республикабыз җитәкчелеге тоткан курс моның ачык дәлиле булып тора: Рөстәм Миңнеханов стратегиясе инвестицияләр җәлеп итүгә ныклы җирлек тудыра, этәргеч бирә. Инвесторлар Татарстанны, аның лидерын ышанычлы кулдаш дип саныйлар. Шуңа да илдәге күп кенә тармакларда...
-
Апрельдә магнит давыллары
3______________10.00-12.00 6______________12.00-14.00 11_____________16.00-18.00 14_____________20.00-22.00 17_____________10.00-12.00 20_____________12.00-14.00 24_____________15.00-17.00 27_____________01.00-03.00 Бу көннәрдә һәм сәгатьләрдә, хөрмәтле газета укучыларыбыз, үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булыгыз!
-
3 апрельдә һава торышы шартлары үзгәрә
Бүген, 3 апрельдән, синоптиклар Татарстан Республикасында һава торышы бозылуын фаразлый, бигрәк тә көндезге сәгатьләрдә карлы яңгыр явуы ихтимал, төнлә юлларда бозлавык булачак, диелә ТР Эчке эшләр министрлыгыннан килгән хатта. Татартан Республикасының ЮХИДИ идарәсе юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм юлларда аеруча игътибарлы булырга өнди. Катлаулы юл һәм метеорологик шартлар вакытында...